Лирик табын җыры

Категория: көе сүзләре

Бөек бәйрәм таңында
Яндыр, күгем, тагын да
Яктырак йолдызыңны!
Чакыр, илем, табынга
Батырлыкта танылган
Улыңны һәм кызыңны,
Улыңны һәм кызыңны!

Ирек җырын ишетсен
Иң газаплы, иң читен
Юлны кичкән туганнар.
Күтәрелсен берьюлы
Мәхәббәт белән тулы
Ялкынлы тустыганнар,
Ялкынлы тустыганнар!

Көйдереп дошманнарны,
Сөендереп дусларны,
Туган ил даны өчен,
Туып-үскән йорт өчен,
Ирек һәм бәхет өчен
Күтәрәбез, дусларым,
Бөек бәйрәм тостларын!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »