Кил, чибәрем

Категория: көе сүзләре

Кил яныма, кил, чибәрем,
Кил, алтыным, зөбәрҗәтем,
Юлларыңа гөл сибәрем,
Кил, якты мәхәббәтем.

Кил яныма, кичкырын кил,
Кич булмаса, кил иртән;
Мин сагынганны белеп кил,
Килми калма, кил, иркәм!

Синең өчен җырларлар
Бакчадагы былбыллар;
Караңгы дип килми калма,
Ай булмаса, йолдызлар бар.

Кил яныма, кил, бәхетлем,
Көннәремә ямь китер,
Кил, бәгырем, кил, кадерлем,
Күңелемә бәйрәм китер!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
« »