Син биергә мине чакыр

Сиңа гына карый күзем,
Бетмәс кебек сөйләр сүзем.
Матур көйне көйләр идем,
Ихлас сүзне сөйләр идем.

Син бул инде, егет тапкыр:
Син биергә мине чакыр.

Җилдән җитез өйләнербез,
Алда безнең бәйрәмебез;
Явар безнең ләйсәнебез,
Килер ямьле җәйләребез.

Идәннәре нинди такыр,
Син биергә мине чакыр.

Чәчләрне чәчкә бәйләрбез,
Булырбыз пар чәчкәләр без.
Гөлләр үсәр, кырау тимәс,
Салкын җилләр башын имәс.

Минем йөзем айдай балкыр,
Син биергә мине чакыр!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (7 голосов)
« »