Көз җитә, дип моңсуланма

Категория: көе сүзләре

Ел артыннан еллар тизләнә лә
Ерак калмый икән көзгә дә.
Көзләр диеп моңсуланыр чаклар
Якыная инде безгә дә.

Күңелләрдән яз китмәгән әле
Ул мәңге дә китмәс шикелле.
Бар дөньяңны онытырлык итеп
Гашыйк итәм әле мин сине.

“Көз җитә, дип моңсуланма”— димим,
Моңсуланмый булмый — көз бит ул!
Яшьлек язың кире кайтмас өчен
Китә инде дигән сүз бит ул.

Көз җитә дип көзгеләргә бакма,
Сагышларга әле сарылма.
Минем язлар — синең яныңда бит,
Синең язлар — минем янымда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.5 (2 голоса)
« »