Көтәм әле

Категория: көе сүзләре

Һәркем җиргә пары белән туа,
Язмышына язган яры була…
…Син һаман да мине эзлисеңдер,
Өмет өзмисеңдер табуыңа.

Ялгызыңа авырдыр бит, диләр,
Авырлыкны горур үтәм әле.
Син, барыбер, мине табарсың дип,
Мин һаман да сине көтәм әле.

Бер мин генә ялгыз түгелмендер,
Язмышыма язган ярым бардыр.
Язмышыбыз һаман бердер әле,
Юлларыбыз гына аерылгандыр.

Ялгызыңа авырдыр бит, диләр,
Авыр да бит, сабыр итәм әле.
Син, барыбер, мине табарсың дип,
Мин һаман да сине көтәм әле.

Өметеңне генә өзә күрмә,
Синең әле мине табасың бар.
Күзләреңне танып алачакмын
Меңәрләгән күзләр арасыннан.

Ялгызыңа авырдыр бит, диләр,
Авыр да соң, сабыр итәм әле.
Син, барыбер, мине табарсың дип,
Мин һаман да сине көтәм әле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
« »