Үткәннәрне онытырга теләп,
Мин барсында утка ташладым,
Язмышымның чиста битен ачып
Мин яңадан яши башладым.
Зарлы хәлем тик зарлылар аңлар,
Моңлыларга моңлы кушылыр,
Күрәсең бит: тормыш дигәнебез,
Тормыш дигәнебез шушыдыр.
Кызганмадым үткән гомеремнең
Кабатланмас матур чакларын,
Күпме эзләсәм дә елларымның,
Изге мизгелләрен тапмадым.
Зарлы хәлем тик зарлылар аңлар,
Моңлыларга моңлы кушылыр,
Күрәсең бит: тормыш дигәнебез,
Тормыш дигәнебез шушыдыр.
Барысы да хәзер яңа миндә,
Үткәннәрдә бәхет юк икән…
Тормышымны бөтен үзгәртсәм дә,
Ә күңел бары шул икән.
Зарлы хәлем тик зарлылар аңлар,
Моңлыларга моңлы кушылыр,
Күрәсең бит: тормыш дигәнебез,
Тормыш дигәнебез шушыдыр.
