Туганнарның кадере

Категория: Авторлары

Бер бәйрәмләп алыйк әле туган якта,
Туганнарың җыелганда бергә чакта,
Гармун күрекләрен сузам, сузам шушы көйгә,
Бер җырлашып алыйк әле туган көндә.

Шатлыкларны бүлик, кайгыларга түзик,
Туганлыкның, бергәлекнең кадерләрен белик,
Шатлыкларны бүлик, кайгыларга түзик,
Туганлыкның, бергәлекнең кадерләрен белик.

Урталарга салып сөйләр сүзебез бар,
Башкаларга киң булмаган көнебез бар,
Җырлыйк дисәң җырлап торган көебез бар,
Кая куйсаң да ярарлык үзебез бар.

Шатлыкларны бүлик, кайгыларга түзик,
Туганлыкның, бергәлекнең кадерләрен белик,
Шатлыкларны бүлик, кайгыларга түзик,
Туганлыкның, бергәлекнең кадерләрен белик.

Бер бәйрәмлек бәйрәм итәр хакыбыз бар,
Нәсел җибен өзми торган антыбыз бар,
Туганлыкны саклап торган аралар бар,
Яшәвебезнең дәвамы — балалар бар.

Шатлыкларны бүлик, кайгыларга түзик,
Туганлыкның, бергәлекнең кадерләрен белик,
Шатлыкларны бүлик, кайгыларга түзик,
Туганлыкның, бергәлекнең кадерләрен белик.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »