Моңлы бала түгел идем

Категория: Авторлары

Эчемдәге серләремне,
Белмим кемгә сөйләргә.
Эчем пошкач, серләремне
Салып куйдым көйләргә.

Җырлар җырлыйм моңланып,
Күңелләрем тулганда.
Моңлы бала түгел идем
Мин дөньяга туганда.

Тормыш үзе нурландыра,
Җаным тыныч булмаса.
Җан дусларым сагындыра
Синең янда булмаса.

Җырлар җырлыйм моңланып,
Күңелләрем тулганда.
Моңлы бала түгел идем
Мин дөньяга туганда.

Эчемдәге серләремне,
Белмим кемгә сөйләргә.
Эчем пошкач, серләремне
Салып куйдым көйләргә.

Җырлар җырлыйм моңланып,
Күңелләрем тулганда.
Моңлы бала түгел идем
Мин дөньяга туганда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »