Ярат мине (беренче вариант)

Категория: Авторлары

Ал да димим, гөл дә димим,
Серләремне сиңа сөйлим.
Сөям бит мин сине генә,
Булсаң иде гел янымда.

Ярат мине, ярат мине,
Тик узеңә карат мине.
Мин бик нечкә,мин бик иркә.
Авыр булса — кичер мине.

Ал да димим, гөл дә димим,
Серләремне җилгә сөйлим.
Үзе горур, үзе батыр,
Гел минеке булсын димен.

Серләремне сиңа чишәм,
Мин бит кырыс кайчак, иркәм.
Кайчак усал булып китәм,
Авыр булса — кичер, иркәм.

Ал да димим, гөл дә димим,
Кайчак ачуланып йөрим.
Вакытында кайтмый калсаң —
Эндәшмәм дә бүген, димен.

Мин бит, җаным, сине генә
Өзелеп-өзелеп яратамын.
Эндәшмичә йөрмә берүк,
Авыр булса — кичер җаным.

Ал да димим, гөл дә димим,
Мин бит сиңа упкәләмим.
Аерылмас дускаеңа
Авыр сүзләр әйтмә, димен.

Мәхаббәтне саклыйк, яклыйк,
Тотынышып бергә атлыйк.
Син дә мине, мин дә сине
Авыр булса — кичер, җаным.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.2 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »