Каеннарым

Каеннарым киткән саен (чакта),
Миңа кул изәп кала,
Авылымның тирә ягын
Каеннар бизәп кала.
Каеннарым киткән саен (чакта),
Миңа кул изәп кала (Моңаеп карап калам).
Кайгыларны, хәсрәтләрне
Каеннар урлап ала.

Шуңа микән, шуңа микән каеннарның
Яралары кап-кара.
Каеннарым, каеннарым елап кала,
Каеннарым, каеннарым елап кала,
Каеннарым елый, кайгылар ерак кала.

Каеннарым киткән саен,
Моңаеп карап калам.
Саргаерлар инде минсез,
Каеннар үксез кала.

Шуңа микән, шуңа микән каеннарның
Яралары кап-кара.
Каеннарым, каеннарым елап кала,
Каеннарым, каеннарым елап кала,
Каеннарым елый, кайгылар ерак кала.

Каеннарым киткән саен (Каеннарым минем якка)
Моңаеп карап кала.
Моңаеп карап калса да,
Каеннар ап-ак кала…

Шуңа микән, шуңа микән каеннарның
Яралары кап-кара.
Каеннарым, каеннарым елап кала,
Каеннарым, каеннарым елап кала,
Каеннарым елый, кайгылар ерак кала.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »