Добавлено Almaz в ПТ, 04/01/2019 - 13:08
Килер иртәгә, дип
Син бәхетне көтмә.
Тизерәк үтсен диеп,
Бүгенгене өтмә!
Бәхетле бул бүген,
Кара, нинди иртә!
— Йоклап ятма, тор!— дип
Тәрәзәңә чиртә.
Бәхетле бул бүген,
Күпте өмет итмә!
Килер бәхет килер,
Килмәгәнен көтмә.
Бәхетле бул бүген,
Кара, нинди иртә!
— Йоклап ятма, тор!— дип
Тәрәзәңә чиртә.
Күңелеңне күтәр,
Син кояшка кара.
Яшәп калыйк әле,
Гомер үтеп бара!
Бәхетле бул бүген,
Кара, нинди иртә!
— Йоклап ятма, тор!— дип
Тәрәзәңә чиртә.