Әни (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Яшь көнемдә төн буенча ак бишекне
тирбәтеп,
Егласам, күз яшьләрем сөрткән,
сөеп үпкән әни.

И әни, бер көн рәхәт күрми үлеп
киткән әни!
Тик яну-ялкын белән тормыш юлын
үткән әни.

Мин сине мәңге онытмаска гаһед
бирдем хәзер,
Күң(е)лемә алтын кеби сүзләр тезеп
киткән әни.

Һәр намаз саен Ходайга ялварырмын
мин хәзер,
«Кыл дога, бәбкәм», диеп вәгъдә алып
киткән әни.

И, миңа күкрәк сөте белән кушып
шәфкать канын,
Күп өчен кан-яшь түгәрлек аң биреп
киткән әни.

И әни, бер көн рәхәт күрми үлеп
киткән әни!
Тик яну-ялкын белән тормыш юлын
үткән әни.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »