Нинди генә җилләр исми,
Ә тормыш гөрли һаман.
Гомер генә алга бара
Тибрәлгән яфрак сымак.
Газиз гомер яфрак кына,
Балачак — язгы бөре.
Яшел чагы — яшьлек аның,
Сарысы — гомер көзе.
Шуңа аның һәр мизгеле
Үзенчә гүзәл, назлы.
Ә шулай да күңел көтә
Бөреле җылы язны.
Газиз гомер яфрак кына,
Балачак — язгы бөре.
Яшел чагы — яшьлек аның,
Сарысы — гомер көзе.
Һәр яфрак — бер бизәлеш,
Була тик агачында.
Гомер — мизгел, яшәү — бәхет,
Туган җир кочагында.
Газиз гомер яфрак кына,
Балачак — язгы бөре.
Яшел чагы — яшьлек аның,
Сарысы — гомер көзе.
Бу җыр Фәүдәт Гыйләҗев репертуарында бар
Добавлено Almaz в ПТ, 04/01/2019 - 18:14
«
»