Туганыма

Категория: Авторлары

Кайт, туганым, туган авылыңа,
Язгы кичләр калсын күңелдә.
Ташкыны да, болыты да газиз,
Нурлы кояш балкый күгендә.

Кайт, туганым, туган авылыңа,
Туган як бит якын күңелгә.
Әткәй-әнкәй көтә безне анда,
Шөкер, исән алар бүген дә.

Кайт, туганым, туган авылыңа,
Чишмә чыңын җыйна күңелгә.
Урманнарын, болыннарын буйла,
Мәңге сакла күңел түрендә.

Кайт, туганым, туган авылыңа,
Туган як бит газиз күңелгә.
Әткәй-әнкәйләрнең хәтерен сакла,
Үкенмәслек булсын гомергә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »