Добавлено Ризида Мухаметзянова в СР, 09/01/2019 - 13:37
Дуслар белән бергә яшик
Бергә яшәү күңелле.
Бу дөньяда безнең гомер
Мизгел генә түгелме?
Чын дуслыкның кадерен белик,
Чит — ятлар дус түгелләр.
Дус — туганны хөрмәт итик,
Нурлы булсын күңелләр.
Җырлап яшик, гөрләп яшик,
Эшләребез уң булсын.
Кунакларга ишек ачык
Өстәлебез мул булсын.
Тормыш матур, дөньялар киң,
Ачык күңелләребез.
Чын барлыкка әйләнсеннәр
Якты өметләребез.