Добавлено Ризида Мухаметзянова в СР, 09/01/2019 - 14:29
Көзге урман. Төсләр бәйрәме.
Син сузасың чәчәк бәйләме.
Гөлләмәңдә яфрак төсләре,
Карашыңда сөю хисләре.
Кушымта:
Көткән идем сине җәйләрен,
Үзем тотып чәчәк бәйләмен.
Соң бит инде, бирмә гөлләмә,
Хисләреңне янып сөйләмә.
Туган иде хисләр язларын,
Без югалттык сөю назларын.
Белмәгәнбез: сөю бар икән,
Ул гомердә бары бер икән.
Кушымта.
Күп вакытлар янды йөрәгем,
Кирәк булды дустым-терәгем.
Ник чыкмадың шулчак юлыма,
Гөлләмәңне тотып кулыңа?
Кушымта:
Көттем сине озын җәйләрен,
Үзем җыеп чәчәк бәйләмен.
Көз бит инде, бирмә гөлләмә,
Сөю хисләреңне сөйләмә!