Коштауын сагынып

Категория: көе һәм сүзләре

Бәхет илем, балачагым,
Җыр-моңлы кошлы тавым.
“Озын юл!” — дип авылыма
Күңелдә җырлыйм тагын.

Кушымта:
Авылкаем, авылым,
Сагындым бик, сагындым,
Су буедай моңнарга
Тулган күңел сандыгым.

Суын эчсәм тамчы гына,
Гомерем артыр төсле.
Бәллүр бишек — туган җирем,
Синнән алганмын көчне.

Кушымта:

Урам буйлап үттем әле,
Һәр җирең таныш һаман.
Ата-бабам йөргән юлга
Кайнар чык тамып кала…

Кушымта:
Авылкаем, язмышым
Озаклатты юлымны.
Киртәләрне җимереп,
Кайттым сиңа бу юлы.

Кайттым да мин, күрмим инде
Ата-бабам төяген.
Туганнарны таптым, күрдем,
Рәхмәт укый йөрәгем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »