Рәфкәт җыры

Әйдә, дустым алып барам
Алма коелган җиргә.
Ничек җырламый түзәрсең
Дуслар җыелган җирдә.

Гармуныңны уйныйсың ла
Үзең ниләр уйлыйсың?
Яшь йөрәкне җилкендергән
Бер матурны (сылуны, чибәрне) уйлыйсың.

Казаннан Мәскәү ни чаклы
Юллар алсу чәчәкле.
Агач та яфрак ни чаклы
Бездә дулар (кызлар) шул чаклы.

Су буенда сусар күп лә,
Корыклары җофар күк.
Безне дошманнар йотар күк,
Йоталмаслар дулсар күп.

Ак та була, күк тә була
Һавадагы болытлар.
Нигә бик тиз үтә икән
Бу бәхетле минутлар?

Аклы ситса буй-буй кара
Җыртып алсаң тар кала.
Сезнең белән узган минут
Безнең җырларда кала.

Ап-ак кына, бик вак кына,
Урманда куак кына.
Аерылабыз, күп тормыйбыз,
Без мында кунак кына.

Ал бирәм алганнарга ла,
Гөл бирәм алганнарга.
Кулымдагы кулъяулыгым
Озатып барганнарга.
Кулымдагы чиккән яулык
Озатып барганнарга.
Кулымдагы кулъяулыгым
Озатып калганнарга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »