Кабат сагынма икән…

Категория: көе сүзләре

Бәхетле булып таңгача
Йөргән идек икәү без.
Кавышырга да өлгермичә
Аерылган икәнбез.

Көзге соңгы чәчәкләргә
Саксыз кагылма икән.
Үзең теләп бер хушлашкач,
Кабат сагынма икән

Синең өчен жан атмасам,
Саргаймас, көймәс идем.
Чарам булса, горур йөрткән
Башымны имәс идем.

Көзге соңгы чәчәкләргә
Саксыз кагылма икән.
Үзең теләп бер хушлашкач,
Кабат сагынма икән

Без яраткан ул ләйсәннәр
Кабатланмас микәнни?
Бу йөрәкләр өзгәләнеп
Кабат янмас микәнни?

Көзге соңгы чәчәкләргә
Саксыз кагылма икән.
Үзең теләп бер хушлашкач,
Кабат сагынма икән

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (8 голосов)
« »