Аерма туган җирдән

Категория: көе сүзләре

Тауга менсәм баш әйләнә,
Төшсәм белмим нишләргә.
Шушы җырым сәлам булсын
Туганнар, дус-ишләргә.

Әй, авылым, авылым,
Җанымның горурлыгы,
Синдә үткән бер көнемнең
Елларга торырлыгы.

Зәңгәр күкләргә карыйм да
Кошлар кебек кагынам.
Сагынырга бер сәбәп юк,
Белмим, никләр сагынам?

Әй, авылым, авылым,
Җанымның горурлыгы,
Синдә үткән бер көнемнең
Елларга торырлыгы.

Авылымның су буйлары
Чәчәк белән чигелгән.
Аерма, язмыш, аерма
Туып үскән җиремнән!

Әй, авылым, авылым,
Җанымның горурлыгы,
Синдә үткән бер көнемнең
Елларга торырлыгы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
« »