Сарман юллары

Сарман юллары сузыла
Җанымның кылларыдай.
Күңелдә кала уелып
Җырларның юлларыдай.

Әй, юлларым, юлларым ла,
Сездә гомер үтәдер.
Үткән гомер жәл түгел лә,
Күңел нидер көтәдер…

Сарман юлларына чыгып,
Кая да китеп була.
Юл булмаса гына бит,
Дөньялар китек була.

Әй, юлларым, юлларым ла,
Сездә гомер үтәдер.
Үткән гомер жәл түгел лә,
Күңел нидер көтәдер…

Сарман юллары чакыра,
Ягез, кемнәр юл чыга.
Бәхет кенә юлдаш булсын
Юллардагы юлчыга!

Әй, юлларым, юлларым ла,
Сездә гомер үтәдер.
Үткән гомер жәл түгел лә,
Күңел нидер көтәдер…

Сарман юллары бормалы,
Чакрым саен тау гына.
Олысы да, кечесе дә
Йөрсен исән-сау гына.

Әй, юлларым, юлларым ла,
Сездә гомер үтәдер.
Үткән гомер жәл түгел лә,
Күңел нидер көтәдер…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
« »