Илешем

Категория: Авторлары

Илеш киле, Илеш җире,
Чишмә дә, инеш кенә.
Чишмәләрнең, инешләрнең
Сулары көмеш кенә.

Дөньядагы гүзәл төбәк
Син генә, Илеш кенә.
Кал син, Илеш, шушы килеш,
Бәхетле килеш кенә.

Илеш җире икмәк кенә,
Җиләк тә җимеш кенә.
Халкының да яратканы
Хезмәт кенә, эш кенә.

Дөньядагы гүзәл төбәк
Син генә, Илеш кенә.
Кал син, Илеш, шушы килеш,
Бәхетле килеш кенә.

Илеш киле бик кечкенә,
Таныш та белеш кенә.
Дуслары да гашыйк итәр
Бер генә күреш кенә.

Дөньядагы гүзәл төбәк
Син генә, Илеш кенә.
Кал син, Илеш, шушы килеш,
Бәхетле килеш кенә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »