Юк язмышка үпкә

Категория: көе сүзләре

Синең белән башладык без
Икәү гомер юл башын.
Авыр юлларны үтәрлек
Булдың тугры юлдашым.

Башкаларны сөйгән,
Канатлары көйгән,
Без кавыштык ике күбәләк.
Сикәлтәләр кичтек,
Кайгы-шатлык эчтек,
Арага кермәде хыянәт.

Булгандыр моңайган чаклар,
Үткәннәрне сагынып.
Пар канатлар була алдык,
Сагышлардан арынып.

Җылы оя кордык,
Балалар үстердек.
Бәхетләрен язсын күрергә.
Ап-аклыкка җитеп,
Тигез гомер итеп,
Түрдә кунак булып йөрергә.

Байлык өчен ут йотмадык,
Пошынмадык юклыкка.
Бер Ходайга шөкер иттек
Тамагыбыз туклыкта.

Юк язмышка үпкә:
Күңел сузмый күпкә,
Без яшибез булып канәгать.
Дөнья имин булсын,
Муллык белән тулсын,
Йортыбызга иңсен бәрәкәт.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »