Газзә

Категория: Авторлары

Армый килдегезме?
Яратам мин сезне,
Яратуым бик көчле.
Ярый, ял итәрсез,
Бер җырлап китәрсез,
Берне түгел, ике-өчне.

Газзә, Газзә, Газзә,
Кызлар матур бездә,
Туйлар булыр көзгә.
Каласың!
Газзә, Газзә, Газзә,
Вәгъдә калмый сүздә,
Үзеңә яр эзләп
Табарсың.

Саг(ы)нып килдегезме,
Көттегезме безне?
Тагын кайчан күрешербез?
Әл дә ярый сез бар,
Җыр сөюче дуслар,
Бүләккә җыр бүлешербез.

Газзә, Газзә, Газзә,
Кызлар матур бездә,
Туйлар булыр көзгә.
Каласың!
Газзә, Газзә, Газзә,
Вәгъдә калмый сүздә,
Үзеңә яр эзләп
Табарсың.

Җырлап килдегезме,
Биеп килдегезме?
Дәвам итик монда да.
Җырлап яшәүләре лә,
Биеп яшәүләре лә
Хәзер, дуслар, модада.

Газзә, Газзә, Газзә,
Кызлар матур бездә,
Туйлар булыр көзгә.
Каласың!
Газзә, Газзә, Газзә,
Вәгъдә калмый сүздә,
Үзеңә яр эзләп
Табарсың.

Армый килдегезме?
Яратам мин сезне,
Яратуым бик көчле.
Ярый, ял итәрсез,
Бер җырлап китәрсез,
Берне түгел, ике-өчне.

Газзә, Газзә, Газзә,
Кызлар матур бездә,
Туйлар булыр көзгә.
Каласың!
Газзә, Газзә, Газзә,
Вәгъдә калмый сүздә,
Үзеңә яр эзләп
Табарсың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »