Явлаштау

Категория: көе сүзләре

Саба ягы — әнкәемнең
Туып-үскән төбәге.
Туган авылы бик борынгы,
Шул төбәкнең бизәге.

Явлаштау, Явлаштау,
“Шәм ягы” вә текә тау.
Тау башында ялгыз нарат,
Үзе бик карт, үзе шау.

Мишә суы боргаланып
Үтә шушы авылдан.
Әйләнәсе — куе урман,
Саклый җилдән, давылдан.

Явлаштау, Явлаштау,
“Шәм ягы” вә текә тау.
Тау башында ялгыз нарат,
Үзе бик карт, үзе шау.

Тәлгәш-тәлгәш шигырь язам
Әнкәй рухы хакына.
Ай-кояштай гомер теләп,
Саба ягы халкына.

Явлаштау, Явлаштау,
“Шәм ягы” вә текә тау.
Тау башында ялгыз нарат,
Үзе бик карт, үзе шат.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (3 голоса)
« »