Добавлено tatassr в ВС, 03/02/2019 - 14:21

Мин илемнән килдем сезгә,
Күп сәламнәр тапшырып.
Җырларымны бүләк итәм,
Каршылагыз ашкынып.
Исәнмесез, душ-исләрем,
Саумысыз, кардәшләрем!
Сезне күргәч, чәчкә атты
Күңелдәге хисләрем.
Сандугач сайравын отып,
Җырларымны моңла.
Сезнең алкышларыгыз
Илһам өсти җырыма.
Исәнмесез, душ-исләрем,
Саумысыз, кардәшләрем!
Сезне күргәч, чәчкә атты
Күңелдәге хисләрем.
Бергә җырлыйк, җырларыма
Кушылыгыз, дусларым.
Бәхетле булыгыз, дуслар,
Сез — бәхет кошларым.
Исәнмесез, душ-исләрем,
Саумысыз, кардәшләрем!
Сезне күргәч, чәчкә атты
Күңелдәге хисләрем.