Кил әле син миңа

Категория: Авторлары

Җәйләр әле, җәйләр үтмәгән бит,
Бакчаларың тулы гөл әле.
Син яраткан гөлем чәчәк атты,
Кил әл(е) син миңа, кил әле.

Таң нурыдай назлы карашыңнан
Тибрәнсеннәр күңел кылларым.
Яз каршына очкан тургайлардай
Очсын әле йөрәк җырларым.

Беләм тагын: зәңгәр күзләреңә
Кара шәүлә булып моң тулыр.
Шуныңардан якты җырлар туар,
Миннән бүләк сиңа шул булыр.

Таң нурыдай назлы карашыңнан
Тибрәнсеннәр күңел кылларым.
Яз каршына очкан тургайлардай
Очсын әле йөрәк җырларым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »