Оныт мине

Категория: көе сүзләре

Күңелемә язлар булып кердең,
Мәҗбүр иттең мине сөяргә.
Гашыйк булып айдай йөзләреңә,
Тели идем «җаным» дияргә.

Хәзер инде, зинһар, оныт мине,
Күңелеңнән жибәр еракка.
Газапламас өчен бер-беребезне
Нинди әмер бирик йөрәккә?

Язмышлардан узып ялгышларга,
Менә торып кердек утларга.
Бергә чакның гүзәл мизгелләрен
Мөмкин түгел идек сакларга.

Хәзер инде, зинһар, оныт мине,
Күңелеңнән жибәр еракка.
Газапламас өчен бер-беребезне
Нинди әмер бирик йөрәккә?

Яратсам да сине өзелеп-өзелеп,
Тик бәхетле итә алмамын.
Гафу итче тиле гашыйгыңны,
Сиңа бәхет теләп каламын.

Хәзер инде, зинһар, оныт мине,
Күңелеңнән жибәр еракка.
Газапламас өчен бер-беребезне
Нинди әмер бирик йөрәккә?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »