Синең язларымда яшим

Категория: Авторлары

Язлар алып килдең күңелемә минем,
Коңгырт күзләреңне керфегемә элеп.
Ничек яшәгәнмен соң мин язларымда,
Җәйләремдә сине күрмичә элек?

Синең язларыңда яшим,
Ташкыннар арасында.
Үзәкләремне өзә бит,
Синең бер карашың да.

Язлар алып килдең күңелемә минем,
Кышкы салкыннарда кайнар сулыш өреп.
Күз карашларыңнан эремичә, белмим,
Ничек яшәгәнмен микән соң мин элек?

Синең язларыңда яшим,
Ташкыннар арасында.
Үзәкләремне өзә бит,
Синең бер карашың да.

Язлар алып килдең күңелемә минем,
Тирә-ягым шомырт исләренә төреп.
Бер күз сирпәп алуга утта янмый,
Ничек яшәгәнмен микән соң мин элек?

Синең язларыңда яшим,
Ташкыннар арасында.
Үзәкләремне өзә бит,
Синең бер карашың да.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »