Мәхаббәтем

Категория: Авторлары

Мәхаббәт ул янган учак кебек,
Яки поскып ята, я дөрли.
Җилдән нәни учак сүнеп кала,
Ә олысы яна, ут үрли.

Мәхаббәт туарга мөмкин бер караштан.
Анысы булыр шашкын, көйдергеч.
Сабырлыктан туса, ул соклангыч,
Нәфис, назлы, җаннар сөйдергеч.

Үрли ялкын йөрәк, уттай яна —
Дөньяга мәхаббәт ярала.
Гомере аның озын булсын өчен
Парлардан сабырлык сорала.

Мәхаббәт туарга мөмкин бер караштан.
Анысы булыр шашкан, көйдергеч.
Сабырлыктан туса, ул соклангыч,
Нәфис, назлы, җаннар сөйдергеч.

Ходай язсын иде бу дөньяда
Бар кешегә өзелеп сөяр яр.
Җан сөйгәннәр җанны көйдермәсен,
Гомер азагына бергә бар.

Мәхаббәт туарга мөмкин бер караштан.
Анысы булыр шашкан, көйдергеч.
Сабырлыктан туса, ул соклангыч,
Нәфис, назлы, җаннар сөйдергеч.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »