Игелекле бала бул

Категория: Авторлары

Бу фани дөньяга бер генә килгәнбез,
Китәсе һәркемгә билгеле.
Шуңа үз гомереңне багышла сөюгә,
Пар түгел йөрергә тилмереп.

Һәр эшләрең синең изгелектән торсын,
Күңелләрең булсын гел киң.
Үз туганнарыңа, әти-әниеңә
Игелекле бала бул син.

Үсеп буйга җиткәч, туган йортны ташлап,
Насыйп булгач читкә китәргә,
Туган ягыбызга әткәй-әнкәйләргә
Кайтыйк без хәлләрен белергә.

Һәр эшләрең синең изгелектән торсын,
Күңелләрең булсын гел киң.
Үз туганнарыңа, әти-әниеңә
Игелекле бала бул син.

Һәр эшеңне башла изге ният белән,
Үз язмышың синең кулыңда.
Гореф-гадәтләрне, телебезне, динне
Саклап кал киләчәк буынга.

Һәр эшләрең синең изгелектән торсын,
Күңелләрең булсын гел киң.
Үз туганнарыңа, әти-әниеңә
Игелекле бала бул син.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.5 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »