Күтәреп йөртимме әллә

Категория: көе һәм сүзләре

Синең өчен утларга да,
Суларга керәм, дисең.
Кирәк икән, йөрәгемне
Урталай буләм, дисең.
Синең өчен утларга да,
Суларга керәм, дисең.
Кирәк икән, йөрәгемне
Урталай буләм, дисең.
Суларга төшә күрмә,
Утларга керә күрмә,
Миңа кадерле йөрәкне
Урталай бүлә күрмә.

Күтәреп йөртимме әллә,
Сабырлар итимме әллә
Мине яраткан өчен,
Миңа кадерле кешем.

Синең өчен сабыйларым
Сөю бүләгем, дисең.
Син бит минем куанычым,
Син бит терәгем, дисең.
Синең өчен сабыйларым
Сөю бүләгем, дисең.
Син бит минем куанычым,
Син бит терәгем, дисең.
Син үзең дә минен өчен
Ходайның бер бүләге.
Шашындырма, болай да бит
Ярсып тибә йөрәгем.

Күтәреп йөртимме әллә,
Сабырлар итемме әллә.
Мине яраткан өчен,
Миңа кадерле кешем.

Син булганга җырым моңлы,
Син булганга уң эшем.
Кадерләрмен, яратырмын
Мин дә җиткәнче көчем.
Син булганга җырым моңлы,
Син булганга уң эшем.
Кадерләрмен, яратырмын
Мин дә җиткәнче көчем.
Башны иңеңә салып,
Гомер елгада агып,
Җитәсе иде йөзләргә
Куеннарыңда калып.

Күтәреп йөртимме әллә,
Сабырлар итимме әллә.
Мине яраткан өчен,
Миңа кадерле кешем.

Башны иңеңә салып,
Гомер елгада агып,
Җитәсе иде йөзләргә
Куеннарыңда калып.
Сабырлар итемме әллә,
Күтәреп йөртимме әллә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »