Өмет күпере

Категория: көе сүзләре

Сөям димәдең,
Киләм димәдең,
Өметкә канат куймадың.
Уттыр дидеңме,
Судыр дидеңме,
Якын килергә кыймадың.

Ут, су түгел лә,
Калды күңелдә
Янган күпернең яктысы.
Өмет тулы җанымның ялкыны
Синдә калды аның яртысы.

Көтәм мин һаман,
Көтәм, бер заман,
Очып яныма килерсең.
Бердәнберем, дип,
Сөйгән ярым, дип,
Миңа кулыңны бирерсең.

Ут, су түгел лә,
Калды күңелдә
Янган күпернең яктысы.
Өмет тулы җанымның ялкыны
Синдә калды аның яртысы.

Язмыш күперен
Кабат тергезеп,
Салып кулларны кулларга,
Кушып таңнарны,
Сөйгән җаннарны,
Атлыйк киләчәк елларга!

Ут, су түгел лә,
Калды күңелдә
Янган күпернең яктысы.
Өмет тулы җанымның ялкыны
Синдә калды аның яртысы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »