Добавлено tatassr в СР, 13/02/2019 - 11:59

Читкә караган буласың,
Янәшәңнән узганда.
Эреп төшәсең бит, җаным,
Икәү генә калганда.
Яратмыйм дигән сүзеңне
Ишетмим, кире борам.
Яратмасаң — яратырсың,
Мин бераз көтеп торам.
Сөймим дигән сүзләрең дә
Сөям дип ишетелә.
Йозак элеп куй, җаныем,
Йөрәгең ишегенә.
Яратмыйм дигән сүзеңне
Ишетмим, кире борам.
Яратмасаң — яратырсың,
Мин бераз көтеп торам.
Миңа гашыйк буласыңны
Әллә син белмисеңме?
Ни кадәр киреләнсәң дә,
Гашыйк итәм мин сине.
Яратмыйм дигән сүзеңне
Ишетмим, кире борам.
Яратмасаң — яратырсың,
Мин бераз көтеп торам.