Аңла йөрәгемне

Категория: көе һәм сүзләре

Хатларыңны алам, юксынудан янам,
Мин сине hаман да өзелеп яратам.
Кайт инде, кайт, җаным, газаплама юкка,
Яндырма, көйдермә, түзәр хәл юк башка.

Аңла йөрәгемне, тыңла йөрәгемне,
Үтенәм, ялварам, каршы килмә инде.
Кагыл йөземдәге кайнар яшьләремә
Синсез мәгънә дә юк җирдә яшәвемә.

Күпме вакыт узды инде аерылганга,
Хәзер башка берәү тора яннарыңда.
Мин сине аңлармын, хәтта кичерермен,
Тик нишләтергә соң янган йөрәгемне?

Аңла йөрәгемне, тыңла йөрәгемне,
Үтенәм, ялварам, каршы килмә инде.
Кагыл йөземдәге кайнар яшьләремә
Синсез мәгънә дә юк җирдә яшәвемә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »