Җырлар белән…

Җырлар белән көткән көннәр үтте,
Җырлар белән якты таң атты.
Сагышларга бары җырлар юлдаш,
Җырлар белән күңел канатлы.

Җырлар белән чыктык без юлларга,
Җырлар белән очтык күкләргә.
Тик сайрашып кына, кошлар кебек,
Кавышырга язсын күпләргә.

Җырлар белән, сагынып, очрашабыз,
Чишмә җырын бергә тыңларга.
Очраштырсын безне яңа җырлар,
Яңа юллар, — яңа елларда!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »