Туган ягыма (өченче вариант)

Туган ягым — яшел бишегем,
Көтеп алам кайтыр сәгатьне.
Шуннан чыккан минем тамырларым,
Нәсел җебем, гореф-гадәтем.

Кайтам сиңа, бик ашкынып кайтам,
Авылкаем, туган якларым.
Каршы ала ата-бабам җире,
Каршы ала бала чакларым.

Саф суларың синең ятып эчәм,
Чәчәкләрен җыям болынның.
Искән җилең юлдаш итеп алам,
Сәфәр чыксам, барыр юлымның.

Кайтам сиңа, бик ашкынып кайтам,
Авылкаем, туган якларым.
Каршы ала ата-бабам җире,
Каршы ала бала чакларым.

Сине күрсә — һәрчак чәчкә ата,
Һәм сафлана күңел гөлләрем.
Киләчәктә сезнең белән бергә
Булса иде туар көннәрем.

Кайтам сиңа, бик ашкынып кайтам,
Авылкаем, туган якларым.
Каршы ала ата-бабам җире,
Каршы ала бала чакларым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »