Җырламагыз әле, әй, шул җырны

Җырламагыз әле, әй, шул җырны,
Өзелә лә өзлә үзәгем.
Мөлдерәмә инде күңелләрем,
Авырлыклар белән түзәрмен.

Җырламагыз әле, әй, шул җырны,
Телем-телем теленә бәгърем.
Аерылмыйча, нигә белмибез соң,
Бергәлеккәйләрнең кадерен?

Җырламагыз әле, әй, шул җырны,
Онытлысын, калсын еракта.
Төзәтеп лә булмас, хаталар бар
Үкенеп тә, инде елап та.

Җырламагыз әле, әй, шул җырны,
Телем-телем теленә бәгърем.
Аерылмыйча, нигә белмибез соң,
Бергәлеккәйләрнең кадерен?

Җырламагыз әле, әй, шул җырны
Җуйдырмагыз еллар арасын.
Кузгатмагыз зинһар йөрәгемнең
Мәңге төзәлмәслек ярасын.

Җырламагыз әле, әй, шул җырны,
Телем-телем теленә бәгърем.
Аерылмыйча, нигә белмибез соң,
Бергәлеккәйләрнең кадерен?

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »