Пар алмагач

Пар алмагач утырттык без
Парлашкан көнебездә
Бәхетебезнең бер көзгесе
Булыр дип үзебезгә.

Пар алмагач чәчәк ата
Ямьле язлар иркендә.
Пар алмагачлар бәхете
Килсә икән һәркемгә.

Кем уйлаган бәхетебез
Шулай тиз сулыр диеп.
Алмагач гомереннән дә
Кыскарак булыр диеп.

Пар алмагач чәчәк ата
Ямьле язлар иркендә.
Пар алмагачлар бәхете
Килсә икән һәркемгә.

Инде һәр яз алмагачлар
Гөрләп чәчәк аталар.
Йөрәгемнең әрнеп янган
Ярасын яңарталар

Пар алмагач чәчәк ата
Ямьле язлар иркендә.
Пар алмагачлар бәхете
Килсә икән һәркемгә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »