Көт кенә сагынып

Көнне көн диеп тормам,
Төнне төн диеп тормам.
Көнен, төнен килермен, /Көнен, төнен барырмын,/
Бик сагындым диярмен. /Яннарыңда калырмын./
Көт кенә сагынып,
Көт кенә сагынып мине!

Давылны давыл димәм,
Явымны явын димәм,
Таш яуса да барырмын, /Таш яуса да чыдармын/
Яннарыңда калырмын. /Сиңа янга чыгармын./
Көт кенә сагынып,
Көт кенә сагынып мине!

Авыр дип тормам бер дә,
Алып килермен бергә
Чәчәкләрнең ислесен,
Күзкәйләрең төслесен —
Көт кенә сагынып,
Көт кенә сагынып мине!
Көт мине көт, сагынып көт!
Көт сагынып мине көт!

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »