Аерылмыйк дустан-туганнан!

Борма-борма тормыш юлларында
Авыр чакта бирсен сабырлык.
Бирешмичә дөнья йөген тартҡан
Бик күпләргә хәйран калырлык.

Кайгыларга бирешмичә яшик,
Тайпылмыйча килгән юллардан.
Нинди чаклар булмас бу дөньяда,
Аерылмыйк дустан-туганнан!

Шатлык-сөенечләрен дә бирә,
Уттан алып сала суларга.
Җылы эзләп, киңәшләрен сорап,
Без барабыз дуска-туганга.

Кайгыларга бирешмичә яшик,
Тайпылмыйча килгән юллардан.
Нинди чаклар булмас бу дөньяда,
Аерылмыйк дустан-туганнан!

Тормыш юлы матур күренсә дә,
Сынау арты сынаулар куя.
Тыныч кына яшәргә уйласаң —
Дөнья мәшакатләре туа.

Кайгыларга бирешмичә яшик,
Тайпылмыйча килгән юллардан.
Нинди чаклар булмас бу дөньяда,
Аерылмыйк дустан-туганнан!

“Сабыр төбе — сары алтын!”, — диләр,
Сабыр итсәң вакыт дәвалар.
Дус-туганнар арасында булсак,
Язылырлар безнең яралар.

Кайгыларга бирешмичә яшик,
Тайпылмыйча килгән юллардан.
Нинди чаклар булмас бу дөньяда,
Аерылмыйк дустан-туганнан!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »