Язмышлар (икенче вариант)

Әллә син адаштың, әллә мин адаштым,
Нигә соң очрашты язмышлар?
Синең дә йөрәктә, минең дә йөрәктә
Гомергә җитәрлек сагыш бар.

Канаты кайрылгач ялгыз каз кычкыра,
Өзелә күңелем кыллары.
Шул каздай каңгырып кайларда йөредең син,
Кайда соң яшьлегең юллары?

Табыштык дигәндә, кавыштык дигәндә
Аера-аера язмышлар.
Синең дә күзләрдә, минем дә күзләрдә
Җанарны тетрәтер сагыш бар.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »