Аккошлар кайтты, аккошлар!

Аккошлар кайтты, аккошлар,
Илгә гүзәллек кайтты.
Куанычлы хәбәрләрдән,
Таннар да балкып атты.

Аккошлар кайтты, аккошлар,
Назга күмелде җаннар.
Язлар безне очраштырды,
Булыйк мәңгелек парлар.

Аккошлар кайтты, аккошлар,
Илгә ак бәхет кайтты.
Күнелләрдә сафлык артты,
Дөньялар нинди якты.

Аккошлар кайтты, аккошлар,
Назга күмелде җаннар.
Язлар безне очраштырды,
Булыйк мәңгелек парлар.

Аккошлар кайтты, аккошлар,
Ямь өстәлде күлләргә.
Бәхет-шатлыкның олысы,
Яшәү туган җирләрдә.

Аккошлар кайтты, аккошлар,
Назга күмелде җаннар.
Язлар безне очраштырды,
Булыйк мәңгелек парлар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »