Бәхет юлы

Категория: көе сүзләре

Кирәк түгел көндә чәчәк биреп,
Көндә сине «Яратам!» дип тору.
Мөһим, саф һавадай, эчәр судай,
Бер-береңнең кирәклеген тою.

Бер-беребезнең кирәклеген тоеп
Ел өстенә еллар өярбез.
Икәүләшеп үткән гомер юлын
Бәхет юлы булган диярбез.

Тирә якта нинди сүзләр йөри,
Көнләшеп тә нинди күзләр күзли.
Ишетмибез, берсен күрмибез,
Сөенергә сәбәп бирмибез.

Кеше сүзе башка кайгы түгел,
Башыбызда дөнья кайгысы.
Тормышыбыз йөге — иңебездә,
Бәхетлебез шуңа икебездә.

Янсын өчен учагыбыз дөрләп,
Барсын өчен тормышыбыз гөрләп,
Икебезнең уйлары бер юлда,
Икебезнең җырлары бер моңда.

Бәхет юлы җиңел генә түгел,
Үзебездән (үзегездән) тора барысы.
Парлар таптым дию генә бик аз,
Бәхеткәләрегез табылсын!
Ходай насыйп иткән шушы юлдан
Соңга кадәр бергә барылсын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »