Ташлап китмәгез!

Категория: көе һәм сүзләре

Кичә күрдем, ялгыз, кыр казының,
Очып киткән чагын, каңгылдап.
Әллә нишләп, нидер югалткандай
Йөз әйләнде күктә, яр буйлап.

Әзме җирдә ялгыз көн иткәннәр,
Әзме җирдә ташлап киткәннәр?
Булса җирдә ташлап киткәннәр,
Бардыр гомер буе көткәннәр.

Кемдер ялгыз кичә диңгезләрне,
Ялгызлыкны эзли чүлләр дә.
Ә көткәннәр өмет белән (өметләнеп) яши
Ялгыз гына, ялгыз өйләрдә.

Ялгыз көндә — ялгыз калмагыз,
Ялгызлыкта, ялгыз, янмагыз!
Үзегез ташлап-китеп бармагыз!

Таш юллар да тузан тузмый ул,
Күпме генә атлар узса да.
Таш бәгърләр яшләр түкми ул,
Гомерләре бушка узса да.

Таш юлларга карап калмагыз,
Ялгыз утта, ялгыз, янмагыз!
Гомер буе көтеп, өмет өзеп,
Таш бәгъргә үзегез калмагыз!
Ялгызлыкны теләп алмагыз!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.9 (8 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »