Искән җил

Утырам җиде юл чатында
Уйларым тик синең хакында.
Салкын җил өшетә битемне
Син дә бит нәк шушы шикелле.

Искән җил күңелемне юатма,
Искән җил чәчемне таратма!
Чәчемне барыбер үрмисең,
Күңелемдә ни барын белмисең.

Кил иркәм җиде юл чатына,
Сөйләшик тик сөю хакында.
Таңнарны каршылыйк бергәләп
Йөремә җанымны кискәләп.

Искән җил күңелемне юатма,
Искән җил чәчемне таратма!
Чәчемне барыбер үрмисең,
Күңелемдә ни барын белмисең.

Күземә чалынып үтәсең,
Кай вакыт күрмәмеш итәсең.
Карашың салкын җил шикелле,
Күңелемне эретмәс бит инде.

Искән җил күңелемне юатма,
Искән җил чәчемне таратма!
Чәчемне барыбер үрмисең,
Күңелемдә ни барын белмисең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »