Нурланыр әле күңелем (икенче вариант)

Синсез үткән гомерләрем,
Гел кояшсыз көннәрем.
Йөрәгемдә һич тынгы юк,
Кар-буранлы көннәрем.

Түзәм әле, түзәм әле
Мәхәббәтем ялкынына!
Ашкынып килеп җитәрмен
Тик мине чакыр гына!

Тынгы бирми, тынгы бирми
Сине сагынуларым.
Үзәкләрне өзә инде,
Син дип сызлануларым!

Түзәм әле, түзәм әле
Мәхәббәтем ялкынына!
Ашкынып килеп җитәрмен
Тик мине чакыр гына!

Көтәм һаман, көтәм һаман
Кавышу минутларын
Нурланыр әле күңелем
Таралыр болытларым!

Түзәм әле, түзәм әле
Мәхәббәтем ялкынына!
Ашкынып килеп җитәрмен
Тик мине чакыр гына!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »