Яп тәрәзәң

Көзге җилләр чиртә диеп,
Син ачтың тәрәзәңне.
Көзге кырау тимәсен дип,
Күчердең гөлләреңне.

Яп тәрәзәң, давыл тынсын,
Сындырмасын гөлеңне.
Гөлең сынса, кем юатыр
Яралы күңелеңне?

Җил-давыллар кага бүген
Язмыш тәрәзәңне дә.
Яран гөлең ятып елый
Тәрәзәң төпләрендә.

Яп тәрәзәң, давыл тынсын,
Сындырмасын гөлеңне.
Гөлең сынса, кем юатыр
Яралы күңелеңне?

Көзге җилләр үтәр лә ул,
Язмыш җиле тимәсен.
Канатларыңны каерып,
Күңелең кителмәсен!

Яп тәрәзәң, давыл тынсын,
Сындырмасын гөлеңне.
Гөлең сынса, кем юатыр
Яралы күңелеңне?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
« »