Барыбер сагынырсың

Хисләремә ук аттың син,
Син җанымны елаттың.
Йөрәгемә утлар яктың,
Кыйблаларым югалттым.

Кабат-кабат яралама,
Телгәләмә йөрәкне.
Юлларыма чыкма бүтән,
Бер ни дәшмә, кирәкми.

Терелеп кенә килгәндә,
Кабат сөю гөлләрем
Тагын бер кат таптап уздың,
Гүя берни күрмәдең.

Кабат-кабат яралама,
Телгәләмә йөрәкне.
Юлларыма чыкма бүтән,
Бер ни дәшмә, кирәкми.

Котып бозын эретерлек
Күңел җылым булса да,
Йөрәгеңә җитә алмадым,
Катлам-катлам боз анда.

Кабат-кабат яралама,
Телгәләмә йөрәкне.
Юлларыма чыкма бүтән,
Бер ни дәшмә, кирәкми.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (2 голоса)
« »