Роза чәчкәләре

Категория: Авторлары

Чәчкәләрнең бар төрлесе,
Бар сарысы, аклары.
Бәйрәмең белән котларга
Кирәк кызыллар, кирәк кызыллар,
Роза чәчкәләре.

Роза чәчкәләрен тотып,
Килермен яннарыңа.
Яратуымны анларсың,
Күз салсаң таҗларыңа.
Кабул ит, син, чәчкәләрем,
Ал син, ал, кызылларын,
Бүләк итәм чәчкәм белән
Йөрәгем ялкыннарын.

Кулларымда гүзәл чәчкә,
Өздем тик синең өчен.
Өздем сида аңлатырга
Яратуның көчен, яратуның көчен
Роза чәчкәләрен.

Роза чәчкәләрен тотып,
Килермен яннарыңа.
Яратуымны анларсың,
Күз салсаң таҗларыңа.
Кабул ит, син, чәчкәләрем,
Ал син, ал, кызылларын,
Бүләк итәм чәчкәм белән
Йөрәгем ялкыннарын.

Бар яшерен хисләреңне
Розалар сөйләр, диләр.
Минем ихлас сөюемә
Шаһит чәчкәләр, шаһит чәчкәләр,
Роза чәчкәләре.

Роза чәчкәләрен тотып,
Килермен яннарыңа.
Яратуымны анларсың,
Күз салсаң таҗларыңа.
Кабул ит, син, чәчкәләрем,
Ал син, ал, кызылларын,
Бүләк итәм чәчкәм белән
Йөрәгем ялкыннарын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »